2017 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары өчен квалификация күтәрү курслары ачылышында катнашты.
Курслар “Казан (Идел буе) федераль университеты” югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт автоном белем бирү учреждениесендә ачылды.
Дәресләрне гыльми дәрәҗәләре булган галимнәр һәм эш стажлары зур булган эшләп торучы судьялар алып барачак.
Аттестацияне уңышлы узганнан соң белем күтәрүчеләргә квалификация күтәрү курсларын узулары турында таныклыклар тапшырылачак