“Вверх!” республика конкурсында катнашучылар белән очрашу

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

2017 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина конкурсның күзгә-күз этабы узган Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында “Вверх!” республика конкурсында катнашучылар белән очрашты.

Н.В.Рагозина катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм аларга сынауларда уңышлар теләде, егет-кызларның сорауларына җаваплар бирде.

“Вверх!” республика конкурсы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен кадрлар резерын формалаштыруга юнәлдерелгән һәм “Кадрлар резервы” республика яшьләр проектының йомгаклау өлеше булып тора.

Очрашу министрлык буйлап танышу экскурсиясе белән тәмамланды. Экскурсия кысаларында егет-кызлар дәүләт органы структурасы, аның төп функцияләре һәм бурычлары турында күзаллау алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International