Адвокатмы яки гади юристмы, аерма нидә?
 
Түләүле юридик хезмәтләр өлкәсендә мошенниклык һәм алдау мөмкинме?
Гадел, компетентлы юристны ничек сайларга һәм күңелсезлекләргә юлыкмаска?
Дөресен генә әйткәндә, яхшы адвокат табу ул яхшы врач табу белән бер. Сәламәтлек торышы врачка бәйле булса, хокукларыгызның һәм матди хәлегезнең якланганлыгы адвокатка бәйле.
Иң элек терминнарны ачыклап китик.
Юрист – урта яки югары юридик белем булган гади кеше (ул зур университет бетергән булырга да мөмкин, беркем белмәгән колледж тәмамлаучы да булырга мөмкин). Юрист эше лицензияләнмәгән, шунысын аңларга кирәк, шулай булгач сезне теләсә кем кабул итә ала. Аның белемен, квалификациясен тикшерә алмыйсыз – сүзенә ышанырга туры киләчәк.
Кагыйдә буларак, юристлар җаваплылыгы чикләнгән оешмаларда эшлиләр яки шәхси эшкуарлар булып торалар.
Юрист – ялланган хезмәткәр, шуңа күрә хезмәт күрсәтүләр өчен килешү аның белән түгел, ул эшли торган ҖЧО белән төзелә. Юрист сезнең мәнфәгатьләрне ышаныч кәгазе нигезендә яклый.
Юристлар арасында көндәшлек бик зур, шуңа күрә аларның күбесе клиентларын түләүсез консультацияләр белән җәлеп итәләр.
ҖЧО яки шәхси эшкуарлар арасында адвокатлар булмый, анда бары тик юристлар гына.
Адвокат – шулай ук юрист, әмма ул:
дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортында алынган югары юридик белемле;
билгеле бер эш стажы булган;
квалификация экзаменын уңышлы тапшырган;
адвокат статусы булган кеше.
Адвокатлар турындагы мәгълүматлар Татарстан Республикасы адвокатлары реестрына кертелгән. Адвокатның белемен, база белемнәрен, күнекмәләре квалификация экзаменын алганда һәм аңа адвокат статусын тапшырганда тикшерелгән.
Адвокатның эшчәнлеге “Россия Федерациясендә адвокатлык эшчәнлеге һәм адвокатура турында” 2002 елның 31 маендагы 63-ФЗ номерлы федераль закон белән регламентлана. Бу Закон аларга материаллар җыю һәм судта тәкъдим итү буенча зур вәкаләтләр бирә. Кайбер категорияләр буенча гражданнарның мәнфәгатьләрен судта бары тик адвокатлар гына яклый ала.
Юристтан аермалы буларак, адвокат судта адвокатлык белеме буенча бирелә торган ордер буенча эшли. Адвокат сезгә һәрвакытта да таныклыгын күрсәтәчәк һәм статусын раслаячак. Юридик ярдәм күрсәтү турындагы килешүне сез адвокатлык берләшмәсе белән түгел, ә конкрет адвокат (яки партнер адвокатлар) белән төзисез.
Адвокатлык берләшмәләре бары тик 4 төрдә булалар: 1) адвокатлык кабинеты; 2) адвокатлар коллегиясе, 3) адвокатлык бюросы; 4) юридик консультация.
(“Прoфиль” журналы материалларыннан файдаланып).
 
pdf
Скачать текст
PDF, 78.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International