Вәлиев
Шакир Шәрип улы
ТАССР юстиция министры (1946-1950)
БИОГРАФИЯ
1946 елның 25 февраленнән 1950 елның 11 октябренә кадәр ТАССР юстиция министры, II чакырылыш ТАССР Югары Советының 1946 елдагы беренче сессиясендә сайланган.

1914 елның 25 февралендә Татариянең Буденный районы Кече Чынлы авылында гади крестьян гаиләсендә туа. 1929 елга кадәр авылда яши, анда авыл мәктәбен тәмамлый. 1929 елдан 1931 елга кадәр Буада яши, анда җирле тугызъеллык мәктәптә 7 нче класска кадәр укый. Укыган чорында комсомолга керә һәм шул вакытта авыл хуҗалыгын коллективлаштыру буенча партия һәм хөкүмәт тарафыннан уздырыла торган чараларда көченнән килгәнчә катнаша.

1931 елда Магнитогорск каласына, “Сталин” исемендәге заводта эшли торган абыйсы янына күчеп килә. 1931 елның июленнән 1932 елның июненә кадәр Коксохимкомбинатта мәдәният хезмәткәре булып эшли, бер үк вакытта мәктәптә - ФЗУда комсомоллар комитеты секретаре да булып тора.
1932 елның сентябрендә Ташкент шәһәренә күчеп китә, анда Электрохимкомбинатка бетончы булып урнаша. Бераздан төзелеш парткомы юлламасы нигезендә Урта Азия коммунистик университетына әзерлек курсларына укырга керә, анда эштән аерылмыйча гына укый. Курсларны тәмамлагач, 1933 елның сентябрендә Казанга кайтып китә.
Казанда берникадәр вакыт бетончы булып эшләгәч аны юридик мәктәпкә укырга җибәрәләр, аны тәмамлагач, 1934 елның июнендә ул Казан шәһәре Киров районының беренче участок халык судында суд эшләрен башкаручы булып эшли. Шул ук вакытта Мәскәүдәге юридик институтның читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Аны 1938 елда тәмамлый.

1934 елның июнендә аны Татариянең Балык Бистәсе районына ТАССР юстиция халык комиссариаты халык судьясы итеп билгелиләр. 1935 елның февраленнән алып 1936 елга кадәр ул ТАССР Кызыл йолдыз районында, Котлы Бөкәш авылында халык судьясы булы эшли. Биредә ул шулай ук 1935 елдан 1937 елга кадәр Район башкарма комитеты пленумы әгъзасы итеп тә сайлана.

1936 елның ноябреннән 1937 елның мартына кадәр Иркутск каласында НКВД КГ кызыл армияче булып хезмәт итә.

Казанга кайткач, 1937 елның маенда аны Актаныш районына ТАССР юстиция наркомы халык судьясы итеп билгелиләр. 1939 елның декабрендә ул ВКП (б) (п/п №3271845) әгзасы була. 1940 елның октябрендә СССР Юстиция наркомы аны Молдова ССРга командировкага җибәрә, ул анда 1941 елның июненә кадәр Бельцы (Белоул) шәһәрендә округ суды әгъзасы булып эшли.

1941 елның августында аны Татарстанның Чепья районына ТАССР Наркомюсты халык судьясы итеп билгелиләр. 1942 елның апрелендә ул ТАССР Югары суды әгъзасы итеп, шул ук елның июлендә ТАССР Югары суды рәисе урынбасары итеп сайлана.

1946 елның 22 февралендә ТАССР Югары Советы Президиумына карау өчен ТАССР Совнаркомы рәисе С.Шәрәфиев тарафыннан Ш.Ш.Вәлиевны ТАССР юстиция халык комиссары итеп билгеләү турындагы тәкъдим кертелә, ул 25 февральдә раслана.

1950 елның 11 октябрендә ТАССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Ш.Ш.Вәлиев ТАССР юстиция министры вазыйфасыннан бушатыла.

Соңгы елларда Казанда ТатНИИ криминаль лабораториясе башлыгы булып эшли.

Гаиләсе белән Казанның Нариман урамындагы 26 йортта, 67 нче фатирда яши.

СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Ш. Ш. Вәлиев «Юстиция органнарында фидәкарь эшчәнлек өчен» һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында юстиция органнарындагы фидәкарь эшчәнлек өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International