Усманов
Мәүлет Усман улы
ТАССР юстиция халык комиссары (1934-1937)
БИОГРАФИЯ
1898 елда Алабуга өязендә Бондюг заводы эшчесе гаиләсендә туа. 4 нче класска кадәр Бондюг башлангыч училищесында укый. Хезмәт эшчәнлеген 1912 елда Бондюг заводында эшче буларак башлый. 1913 елдан 1917 елга кадәр Самара өязендәге Сергеев химия заводында (элеккеге Утков заводы) химия лабораториясендә практикант булып эшли. 1917 елдан 1918 елга кадәр Самара өязе эшче депутатлар советына сайлана, анда Совет месткомы әгъзасы була.

1918 елның октябрендә ватанына кайта һәм Бондюг заводының күкерт-кислота производствосы цехында смена мастеры булып эшли. 1918 елның ноябрендә РКП(б) сафларына баса, Сызрань янында чехларга каршы сугышта катнаша. 1919 елда Бондюг заводы партия ячейкасы секретаре итеп сайлана, соңрак Алабуга өяз комитетының авылда эш бүлеге секретаре була. 1920 елда аны Алабугада тикшерү комитеты рәисе итеп билгелиләр, бер үк вакытта ул Бондюг партия комитеты секретаре вазыйфаларын да башкара.

1921 елның февраленнән Казанда яши һәм ТАССР Кассацион трибуналында эшли. 1921 елның июлендә Советларның 10 нчы Алабуга съездында Советларның 2 нче Бөтентатар съездына делегат итеп сайлана.
1921 елның июленнән 1924 елның июленә кадәр ТАССР юстиция наркоматында эшли, Юстиция наркомы һәм ТАССР Прокуроры вазыйфаларын башкара. 1923 елдан исә ТАССР Баш суды рәисе вазыйфаларын да алып бара. 1923 елда ТАССР Советларының 4 нче съездына Свияжск кантоныннан (районыннан) делегат итеп сайлана.

1924 елның 6 июлендә ТатЦИК Президиумы утырышында аны ТАССР эчке эшләр халык комиссары итеп билгелиләр, шушы ук елның декабрендә 4 нче чакырылыш ТатЦИК әгъзасы итеп сайлыйлар. Эчке эшләр наркомы постында Мәүлет Усман улы 1926 елның 26 февраленә кадәр тора.

1925,1926,1927 елларда Казан шәһәр советыннан ТАССР Советының V, VI һәм VII създларына делегат итеп җибәрелә, шушы ук елларда V,VI һәм VII чакырылыш Тат.ЦИК әгъзасы итеп сайлана.

1926 елдан 1927 елга кадәр Тат.ЦИК секретаре вазыйфаларын башкара. 1927 елда ТАССР Баш суды әгъзасы булып эшли, 1929 елдан алып 1932 елга кадәр республика прокуратурасында эшли.

1934 елда ТАССР Советларының X съездына Кукмара кантоныннан делегат була. ТАССР ЦИК Президиумы утырышыда, 1934 елның 23 октябреннән алып Мүлет Усман улы Усмановны ТАССР Юстиция наркомы итеп сайлап куялар.

1936 елда ТАССР Советларының XI съездына Казан шәһәр советыннан делегат була. ТАССР ЦИК Президиумы карары белән 1937 елның 9 августында аны ТАССР Юстиция наркомы постыннан алалар.

Казанда Пушкин урамы, 71 нче йортта, 3 нче фатирда яши.

1938 елда репрессияләнә. 1938 елның 9 маеннан 12сенә кадәрге чорда СССР Югары Суды хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе карары нигезендә атып үтерлеә.

Мәүлет Усман улы Усмановның фаҗигале язмышы турында Равил Хаҗиевның “Юстиция наркомының фаҗигале үлеме” хикәясен укыгыз.

Акланган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International