Хезмәткәрләрнең ел саен түләүле өстәмә отпуск алуга хокуклы категориясе
 
РФ ХК 116, 117, 118, 321 статьялары нигезендә ел саен бирелә һәм түләнә торган өстәмә отпуск түбәндәге гражданнарга тиешле:
1. агулы һәм (яки) зарарлы хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләргә;
2. эш характеры үзенчәлекле булган хезмәткәрләргә;
3. нормалаштырылмаган эш көне белән эшләүчеләргә;
4. Себер районарында эшләүчеләргә;
5. аспирантларга (РФ ХК 173.1 ст.);
6. судьяларга;
7. муниципаль хезмәткәрләргә;
8. прокурор хезмәткәрләренә;
9. Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә;
10. граждан хезмәткәрләренә;
11. профессиональ авария-коткару хезмәткәрләренә;
12. таможня хезмәткәрләренә;
13. Семипалатинск полигонында атом-төш коралын сынау нәтиҗәсендә радиация алган гражданнарга;
14. Чернобыль АЭС фаҗигасе нәтиҗәсендә радиация алган гражданнарга;
15. ФР Хисап палатасы хезмәткәрләренә;
16. РФ вәкиллегенең чит илдәге хезмәткәрләренә. Мондый отпуск бирү өчен шарт булып аерым бер илдә эшләү тора (РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 21 апрелендәге 258 номерлы карары);
17. дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләренә – 3 көннән 15 календарь көнгә кадәр (РФ ХК 335 ст.);
19. гомуми практика табибларына (РФ Хөкүмәтенең 1588 номерлы карары).
Эш бирүче, әгәр дә алар закон тарафыннан каралмаган икән, өстәмә отпускларны мөстәкыйль рәвештә дә билгели ала (РФ ХК 116 ст. 2 өлеше). Моның өчен локаль норматив актта яки коллектив килешүдә мондый отпуск бирү нигезләрен, тәртибен һәм шартларын язып куярга кирәк.  
 
pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International