Дистанцион эшне рәсмиләштерү
 
Дистанцион эш турындагы хезмәт килешүен төзү үзенчәлекләре
 
Дистанцион эш турындагы хезмәт килешүе гадәти язма формада яки электрон документлар алмашу юлы белән төзелә ала.
Хезмәт килешүен электрон документлар алмашу юлы белән төзегән чакта түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
эш бирүче хезмәт килешүе төзелгәннән соңгы өч календарь көннән дә соңга калмыйча дистанцион хезмәткәргә заказлы хат белән почта аша хезмәт килешүенең бер нөсхәсен кәгазь күчергечтә җибәрергә тиеш;
аны рәсмиләштерү өчен аккредитацияләнгән раслау үзәгенә (аерым алганда, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге) мөрәҗәгать итү таләп ителә торган хезмәт килешүен имзалау өчен эш бирүче һәм хезмәткәр көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалар кулланырга тиешләр.
3) әгәр дә хезмәткәр хезмәт килешүен беренче тапкыр төзи икән, мәҗбүри пенсия иминләвенең иминләү таныклыгын ул мөстәкыйль рәвештә алырга тиеш;
4) хезмәткәр эшкә алынганда эш бирүчегә бирергә тиешле документлар эш бирүчегә электрон документ формасында яки нотариаль расланган күчермәләрне тапшыру турында белдерү белән булган заказлы хат рәвешендә юлланырга мөмкиннәр;
5) эшкә кабул ителә торган дистанцион хезмәткәрнең эчке кагыйдәләр, шулай ук башка локаль норматив актлар белән  танышуы электрон документлар алмашу юлы белән гамәлгә ашырыла ала.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге сайты - http://cit.tatarstan.ru/
 
Дистанцион эш  турындагы хезмәт килешүе шартлары
 
Хезмәт килешүендә түбәндәге шартларга игътибар итәргә кирәк:
1) булачак эшнең характерына (дистанцион характер);
2) килешү төзүче ике якның да бер-берләреннән электрон документ формасындагы электрорн документларны алуларына раслау җибәрергә тиешлек срокларына;
3) эш бирүченең хезмәткәрне тиешле җиһазлар, программа-техник чаралар, мәгълүматны саклау чаралары, башка чаралар белән тәэмин итү, яки эш бирүче тарафыннан хезмәткәрнең шәхси (арендага алынган) җиһазларын һәм башка чараларын кулланган өчен компенсация кайтару күләме, тәртибе һәм срокларына.
4) дистанцион хезмәткәрләрнең башкарылган эш турында  эш бирүчегә хисап бирү тәртибенә һәм срокларына;
5) эш һәм ял режимына.  Бу шарт булмаган очракта хезмәткәр аны үзе теләгәнчә билгеләргә хокуклы;
6) хезмәткәргә ел саен түләүле отпуск һәм отпускларның башка төрләрен бирү тәртибенә;
7) хезмәт килешүен эш бирүче инициативасы буенча өзү нигезләренә.
Яклар шулай ук дистанцион эш турындагы мәгълүматлар дистанцион хезмәткәрнең хезмәт кенәгәсенә кертелмәүне, хезмәт килешүен беренче тапкыр төзегән чакта  хезмәт кенәгәсен башламауны да күздә тотарга мөмкиннәр.
Бу очракта, дистанцион эшләүче хезмәткәрнең эш стажын раслаучы документ булып дистанцион эш турындагы хезмәт килешүенең бер нөсхәсе тора.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 350.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International