1961 елның 8 апрелендә Татарстан АССРның Тәтеш районы Түбән Тархан авылында туган.
Югары белемле. 1990 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик мәктәбен читтән торып тәмамлый (белгечлеге - хокук белеме).
Программалар буенча профессиональ әзерлеге:
2008 - «Дәүләт һәм муниципаль үзидарә нигезләре» (белгечлеге - дәүләт һәм муниципаль үзидарә менеджменты);
2015 – «Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә»;
2017 - «Россия Федерациясе субъектларында мобилизацион әзерлек";
2018 – "Цифрлы трансформация".
Хезмәт эшчәнлеге:
1980 – 1982 елларда Кораллы көчләрдә хезмәт итә.
1982 елдан алып 2001 елына кадәр ТР ЭЭМның эчке эшләр органнарында хезмәт итә.
1997-1998 елларда Балык Бистәсе Татарстан Республикасы РЭЭБ башлыгы.
1998-2001 елларда Тәтеш РЭЭБ башлыгы.
1998-2001 – Татарстан Республикасы Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы;
2001 – 2005 елларда Халык депутатларының Тәтеш районы Советы рәисе урынбасары.
2006 – 2011 елларда Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башлыгы вазыйфасын били.
2012-2013 - Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы;
2013 елның 31 декабреннән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары.
Бүләкләре:
1990 елда 2 һәм 3 нче дәрәҗәләрдәге “Тырыш хезмәт өчен” медале;
2003 елда – “Бөтенроссия халык санын алудагы хезмәтләре өчен” медале;
2005 елда – “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале;
2006 елда – “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен” РФ ОМ медале;
2006 елда - "2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале;
2011 елда – “Фидәкарь хезмәт өчен” медале, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
2014 елда – “Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы” медале;
2015 елда – “2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты” медале;
2016 елда “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дәрәҗәле исеме;
2018 елда – “Татарстан Республикасында Профсоюз алдындагы казанышлары өчен” мактаулы билгесе;
2020 елда – “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале.
Өйләнгән. Өч баласы бар.