Рагозина
Надежда Владимировна
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 16
Телефон:
+7 (843) 222-60-04
E-Mail:
Nadezhda.Ragozina@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1980 елның 16 гыйнварында Германия Демократик Республикасының Потсдам шәһәрендә туган. 2002 елда Россия таможня академиясенең Санкт-Петербургтагы В.Б. Бобков исемендәге филиалын тәмамлаган (белгечлеге – юриспруденция). Хезмәт эшчәнлеге: 1998 елдан 2002 елга кадәр Россия Федерациясенең таможня органнарында хезмәт итә. 2002 елдан 2010 елга кадәр: Татарстан таможнясының таможня хакын тикшерүдә тоту бүлегенең дәүләт таможня инспекторы, Казан шәһәре; Татарстан таможнясының дәүләт таможня инспекторы, Казан шәһәре; Татарстан таможнясының хокук бүлеге өлкән дәүләт таможня инспекторы, Казан шәһәре. 2010 елның 11 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары итеп билгеләнде. Бүләкләр һәм кызыксындыру бүләкләре: Татарстан таможнясының Рәхмәт хаты (2007 ел), “Таможня органнарында хезмәте өчен” III дәрәҗә медале (2007 ел), “Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014 ел), “Казанда 2015 елдагы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты” истәлекле медале, “Россиядә суд реформасына150 ел” медале (2016 ел), Таттелеком" ААҖ Рәхмәт хаты (2016), Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең почет грамотасы (2017 ел), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2017 ел), Татарстан Республикасы Югары Судының һәм Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсенең Мактау грамотасы (2019), Татарстан Республикасы Профсоюз комитетының Мактау грамотасы (2019),  “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дәрәҗәле исеме (2020).

 ​ Бер кызын тәрбияләп үстерә.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International