Үткәрү вакыты: 2015 елның 17 сентябрендә сәгать 11.30да.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлыра залы (Казан ш., Пушкин ур., 66/33 й.).
Коллегия утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры Глухова Лариса Юрьевна алып бара.
Коллегия утырышына чакырылганнар:
Гыйләҗев Илгиз Идрис улы – Татарстан Республикасы Югары суды рәисе;
Гревцов Андрей Борисович – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы;
Кадыйров Рөстәм Раиф улы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы;
Яһудин Шакир Шәяхмәт улы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе.
Коллегия эшендә катнашалар:
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый Советы әгъзалары;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре.
«2015 елның 8 ае эчендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм шул исәптән матди-техник яктан тәэмин итү турында» доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Рагозина Надежда Владимировна чыгыш ясый.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча түбәндәгеләр чыгыш ясый:
Гафаров Роман Фәһим улы – Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары;
Яһудин Шакир Шәяхмәт улы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе;
Гаделшин Тәлгат Мәсгут улы – Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды рәисе;
Гафурова Светлана Равил кызы – Казан шәһәре Авивтөзелеш суд районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы.