Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
04.09.2015

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы халкының 2015 елның 4 сентябрендә күп төрле белгечләрдән түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге бар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (чараны оештыручы) гражданнарга консультация үткәрү өчен Татарстан Республикасы Конституцион суды, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палата вәкилләрен чакырды.

Әлеге районда яшәүче гражданнар юридик сораулары буенча консультация алу өчен 15.30да Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының "Барс" «Спорт-сәламәтләндерү комплексы” муниципаль бюджет учреждениесенә (Тәтеш ш., Бголюбов ур., 29нчы йорт) чакырыла.

Түләүсез юридик ярдәмне татар телендә алырга теләүче гражданнар тәрҗемәче хезмәтеннән түләүсез файдалана ала.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International