Халыкара өлкәннәр көне кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
29.09.2014


“Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль конторалары белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм 2014 елның 29 сентябрендә 10 сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр Халыклар дуслыгы йортында күрсәтеләчәк (Казан, Павлюхин ур., 57 , 1 нче бүлмә).

Чараны оештыру өчен җаваплы – Фархуллина Наталья Николаевна, элемтә телефоны - (843) 223-02-13.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International