“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан, шул исәптән матди-техник тәэмин итү һәм Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 594, 596-602, 606 номерлы указларын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы
28.05.2014

Уздыру датасы һәм вакыты: 2014 елның 28 маенда 10.00 сәгатьтә.

Уздыру урыны: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы утырышлар залы(Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33).

Коллегия утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова алып барачак.

Коллегия утырышына чакырылганнар:
Гафиятуллин Рәшид Фәдертдин улы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Хокук идарәсе башлыгы;
Кадыйров Рөстәм Раиф улы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы;
Яһудин Шакир Шаяһмәт улы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе.

Коллегия эшендә катнашалар:
- Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
- Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре;
- Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары;
- Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы стркутур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан, шул исәптән матди-техник яктан тәэмин итү турында”гы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Рагозина Надежда Владимировна чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Гафаров Романа Фәһим улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Яһудин Шакир Шаяһмәт улы чыгышларында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре яктыртылачак.

“Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 594, 596-602, 606 номерлы указларын гамәлгә ашыру турында”гы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Столяров Сергей Николаевич чыгыш ясаячак.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International