Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
07.05.2014

“Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм 2014 елның 7 маенда 9.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Казан шәһәре, Кремль урамы,16 нчы йортта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасында.

Чараны әзерләү буенча җаваплы зат - Фархуллина Наталья Николаевна, элемтә телефоны - (843) 223-02-13.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына чакырабыз, сезгә квалифицияле түләүсез юридик ярдәм күрсәтүебезгә шат булачакбыз.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International