Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру һәм норма иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге турында” темасына коллегия утырышы
24.10.2018

Үткәрелү көне һәм вакыты: 2018 елның 24 октябре, 10.30 сәгатьтә башлана.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конференцияләр  залы (Казан, Кремль ур., 16 йорт, 2 этаж).
 
Рәислек итә:
Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, Татарстан Республикасы юстиция министры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе рәисе.
 
Коллегиядә катнашалар:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы прокурорлары, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе вәкилләре;
башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль органнары вәкилләре;
муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының урындагы затлары;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре.
 
Чыгыш ясыйлар:
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру һәм норма иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 2018 елның 9 аенда башкарган эшләре нәтиҗәләре” темасына;
 
Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлеге турында” темасына (видеоконференцэлемтә режимында);
 
Апас муниципаль районы советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы Шакирова Эльмира Фирдүс кызы: “Норма иҗат итү эшчәнлеген оештыру, кыенлыклар һәм аны камилләштерү буенча чаралар кабул итү” темасына;
 
Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы Мөхәммәтшин Артур Рөстәм улы: “Административ штрафларны түләттерүне оештыру: кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары” темасына;
 
Татарстан Респуб­ликасы прокуратурасы Федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек итү ида­рә­сенең норматив хокукый актларның законлылыгына кү­зәтчелек итү бүлеге башлыгы Вәлиәхмәтов Алмаз Рамил улы: “Муниципаль норматив хокукый актларның законлылыгына прокурор күзәтчелеге” темасына.
 
Коллегия ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны  бүләкләячәк.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International