Халыкара инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
06.12.2016

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2016 елның 6 декабрендә I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Медико-социаль экспертизаның Татарстан Республикасы буенча баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре МБ БК җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” МКУ вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан,Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Анда “Экопарк Дубрава” җәмәгать транспорты тукталышына кадәр 46, 95 нче автобуслар белән барып җитәргә була.

Белешмәләр өчен телефон - (843) 223-02-13.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International