Палютин
Хафиз Рәхмәтулла улы
ТАССР юстиция халык комиссары (1926-1928)
БИОГРАФИЯ
1926 елның мартыннан алып 1928 елның 7 гыйнварына кадәр ТАССР юстиция халык комиссары һәм Прокуроры
1896 елның 3 мартында Тамбов губернасының Темников өязендәге Югары Пишлай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 4 нче сыйныфка кадәр авыл гимназиясендә укый. Балачактан ук җир эшләре башкарган. 11 яшендә атасы белән Себергә акча эшләргә чыгып китә. Шулай өч ел эшләп йөри. Бухгалтерлар курсын тәмамлый. Соңрак Владивосток шәһәренә китә. 1917 елга кадәр Ерак Көнчыгышта Николаевск шәһәрендә заводта приказчик булып эшли.
Февраль революциясеннән соң большевиклар ягында сәяси эшчәнлектә актив катнаша. 1917 елның октябрендә эшчеләр дружиналары белән Николаевск шәһәрендә Совет хакимиятен урнаштыруда катнаша. Владивосток шәһәрендә Ерак Көнчыгыш мөселманнары җәмгыяте секретаре итеп сайлана. 1918 елның 15 сентябрендә РКП(б) әгъзасы була.
1918 елның көзендә туган авылы Югары Пишлайга кайта, монда аны авылдашлары Авыл советы рәисе итеп билгелиләр, шул ук елны Эшче-Крестьяннар Кызыл Армиясенә кызылармияче итеп чакырыла, монда ул РКП(б) полк комитеты секретаре вазыйфаларын башкара.
Темников өяз комитеты аны матбугат агентлыгының вәкаләтле вәкиле итеп тәкъдим итә, ә аннары иҗтимагый фәннәр курсларына җибәрә. 1919 ел ахырында, курсларны тәмамлаганнан соң, Х.Палютин Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә инструктор итеп билгеләнә.
Хафиз Рәхмәтулла улы Казанда һәм башка шәһәрләрдә полк белән батальоннар төзүдә актив катнаша. Яңа төзелгән батальоннарның берсе составында ул Көньяк фронтка чыгып китә, деникинчы һәм врангельчыларга каршы көрәшләрдә катнаша.
Хафиз Рәхмәтулла улы Палютинның оештыручы сәләте тыныч хезмәт елларында бөтен көченә ачыла. 1920-1922 елларда ул Мамадыш, Буа кантоннарының партия кантон комитеты секретаре һәм кантон башкарма комитеты рәисе булып эшли.
1919 елда Мәскәүдә яши һәм Мәскәү шәһәре үзәк комиссариатының комиссар урынбасары булып эшли. 1 нче Бөтенроссия Советлар съездында катнаша.
1920 ел ахырында Татарстанга күчеп килә, монда 1921 елда Буа кантоны башкарма комитеты Рәисе урынын били. Шул ук елны II Буа кантоны Советлар съездында Татарстан Советларының II съездына делегат итеп сайлана.
1922-23 елларда Әгерҗе кантоны башкарма комитеты (район башкарма комитеты) Рәисе һәм шул ук районның РКП(б) кантон комитетының (район комитетының) җаваплы секретаре вазыйфаларын башкара. 1922 елда Хафиз Палютинны РКП(б) Әгерҗе кантон комитеты (район комитеты) секретаре һәм Әгерҗе кантоны башкарма комитеты рәисе итеп сайлап куялар.шул ук елны Советларның кантон съезды тарафыннан III һәм IV Бөтентатар Советлар съездына делегат итеп җибәрелә.
Республиканың бер төркем кантоннарында хуҗалык һәм партия эшенең торышын яхшы белгән Х.Р.Палютин 1924 елда эшче-крестьян инспекциясенең (ЭКИ) халык комиссары урынбасары урынына дәгъва итә. Казанда Проломный урамындагы 50 нче йортның 64 нче фатирында яши. 1925 елда ТАССР Советларының V съездында катнаша, анда ул Спас кантоныннан юлланган була. Аны V чакырылыш ТАССР ҮБК әгъзасы итеп сайлыйлар.
1926 елның мартында Казан шәһәр советыннан вәкил буларак катнашкан VI Бөтентатар Советлар съездында аны Татарстан Республикасы Юстиция халык комиссары һәм Прокуроры, шулай ук VI чакырылыш ТАССР ҮБК әгъзасы итеп сайлап куялар. Х.Р.Палютин Казанда һәм Татарстан районнарында суд органнары һәм прокуратураның абруен һәм йогынтысын ныгыту өчен күп көч һәм энергия сарыф итә. аның башлангычы белән икейөзлеләр, ришвәтчеләр ачыклана, һәм алар кырыс җаваплылыкка тартыла.
1927 елда Бөгелма кантонының VII Советларның кантон съездында аны Татарстан Советларының VII съездына делегат итеп сайлый, анда ул кабат ТАССР Юстиция халык комиссары һәм Прокуроры итеп сайлана. Мартта аны VII чакырылыш ТатҮБК Президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар, Казан төбәк курслары Советында ТАССР ҮБК вәкиле һәм ТАССР ҮБК каршындагы ярлыкау комиссиясе әгъзасы була. Казан дәүләт университетында юридик факультетны торгызуда активлык күрсәтә.
1928 елда аны Мәскәүгә Югары юридик курсларда укарга юллыйлар, моңа бәйле рәвештә биләп торган ТАССР Юстиция халык комиссары һәм Прокуроры вазыйфасыннан ТАССР ҮБК Президиумының 1928 елның 7 гыйнварындагы карары нигезендә азат ителә. 1928-1929 елларда Мәскәүдә югары юридик курсларны тәмамлаганнан соң, Х.Р.Палютин Тышкы сәүдә халык комитетының Татарстан буенча вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә.
1929 һәм 1031 елларда VIII һәм IX Бөтентатар Советлар съездында Бөгелмә кантоныннан делегат була, анда ул VIII һәм IX чакырылыш ТатҮБК әгъзасы итеп сайлана. 1931 елдан алыпп 1934 елга кадәр Татторг (эчке сәүдә халык комитеты – НКВД) вәкаләтле вәкиле ввазыйфаларын башкара. 1934 елда Апас районы Советлар съездында ТАССР Советларының Х съездына делегат итеп сайлана.
30 нчы еллар башында Х.Р.Палютин – Татарстан партия төбәк комитеты бюросы һәм пленумы әгъзасы.
1935 елда Х.Р.Палютин яңадан Әгерҗе партия район комитетының беренче секретаре итеп сайлана.
1937 елда репрессияләнгән һәм атып үтерелгән.
Акланган.
Казанда гаиләсе белән Бауман урамындагы 52 нче йортның 3 нче фатирында яшәгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International