Насыйбулин
Ярулла Насыйбулла улы
ТАССР юстиция министры (1950-1957)
БИОГРАФИЯ
1941 елның 1 июненнән Җиңү көненә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Армиядә җитәкче буларак партия-сәясәт эшендә хезмәт иткән.

Төньяк-Көнбатыш фронтындагы сугышларда катнашкан.

1941-1942 елларда – 14 нче аерым укчылар бригадасы хәрби комиссары.

1942 елдан 1945 елга кадәр II Белоруссия фронтының 31 нче ныгытылган районы сәясәт бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкарган.

Кенигсберг (хәзерге Калиниград) шәһәрендә фашистлар төркемен юк итү сугышларында катнашкан.

1945 елның декабрендә сәламәтлеге какшау аркасында запас майоры дәрәҗәседә Совет Армиясе сафларыннан киткән.

Түбәндәге сугышчан бүләкләр белән бүләкләнгән:

«Мактау Тамгасы» ордены (1940),
II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены,
«Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены,
«Кинегсбергны штурмлау өчен» медале.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International