Белем бирү семинарына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 15 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының  җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары В.И.Шакиров Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыклары өченбелем бирү семинарына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Д.М.Мостафин рәислегендә узган “түгәрәк өстәл” форматындагы киңәшмә этноконфессиональ мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча дәресләр әзерләү максатыннан оештырылган. Алар Казан (Идел буе) федераль университеты дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең агымдагы елның көзенә планлаштырылган белем бирү курсына кертелгәннәр. Курс программасына бистә дәрәҗәсендәге муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре эшчәнлекләренә кагылышлы актуаль мәсьәләләр дә кертелгән, шул исәптән милли һәм дини аспектларны өйрәнү дә каралган.

В.И.Шакиров планлаштырыла торган белем бирү семинарында этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге кыен мәсьәләләрне яктырту турындагы тәкъдим белән чыгыш ясады.

“Түгәрәк өстәл” эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты профильле институтлары вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International