ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

2017 елның 9 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча 2017 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының видеоконференцэлемтә режимындагы  коллегия утырышы узды.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина төп доклад белән чыгыш ясады һәм министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан  оештыру-хокукый, кадрлар, матди-техник, финанс тәэмин ителеше буенча төп юнәлешләре эшчәнлеге нәтиҗәләрен яктыртты.

Коллегиядә шулай ук чыгыш ясадылар:

Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегендәге кыенлыклар турында» темасына;

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары А.В.Михайлов ««Җәмәгать судьялары суд участокларында иминлекне тәэмин итү өлешендә суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлеге» темасына;

Әлмәт суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Р.Н.Ишморатов «Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең уңышлары һәм перспектив бурычлары турында»  темасына видеоконференцэлемтә режимында.

Коллегия утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисеФ.Г.Хөснетдинов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы А.Б.Гревцов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре катнашты.

Коллегия ахырында министр Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

Министрлык коллективы бүләкләнгән коллегаларын чын күңелдән тәбрик итә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International