Бишенче эшче төркем утырышы турында

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

20 июнь көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, бишенче эшче төркем җитәкчесе урынбасары  җитәкчелегендә эшче төркемнең Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы узды.

Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан булган депутатлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре катнашында  булачак киңәшмәгә әзерлек максатыннан утырышта эшче төркем әгъзалары һәм чакырылган затлар 2017 елда кураторлык ителә торган дәүләт һәм федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру буенча заявка бирелгән һәм расланган финанслау күләмнәре, шулай ук федераль бюджеттан 2018-2020 елларга  акчалар бүлеп бирү күләмнәре турында белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International