Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

 2017 елның 21 июнендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасының 6 граждан хезмәткәренең квалификация экзаменын бирүе, 6 дәүләт хезмәткәренең аттестацияләү узуы буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

Квалификация экзамены граждан хезмәткәренең белемен, һөнәри осталыгын бәяләү өчен уздырыла һәм аның нигезендә экзамен тапшырылу һәм граждан хезмәткәренә класслы чин бирү яки дәүләт граждан хезмәкәре квалификация экзаменын тапшыра алмады дигән карар кабул ителә.

Аттестацияләү комиссиясе карары белән аттестацияләнүче 6 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация экзаменын бирделәр дип танылдылар һәм үз вазыйфаларына туры килә торган нигездә класслы чиннар бирелүгә тәкъдим ителделәр.

Тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 6 кеше дә дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә  дип танылдылар.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе  М.Х.Вафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International