Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2017 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелә. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестацияләү комиссиясе карары белән аттестация узучы 6 хезмәткәр дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә дип табылдылар.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия Юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International