2017 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районына чыктылар.
Районга чыгып тикшерү барышында районның җирле үзидарәләре органнарына муниципаль район составына керә торган җирлекләр турында Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләренең үтәлеше өйрәнелде.
Җаваплы затлар белән эш барышында килеп чыга торган четерекле мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультация һәм хокукый ярдәм күрсәтелде, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан тиешле күрсәтмәләр бирелде.