Дәүләт программасы чаралары үтәлеше барышын тикшерү турында

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2017 елның 30 маенда  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында  “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе эше,  муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәүләрен тикшерү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше мәсьәләләре каралды, 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы программа өйрәнелде, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, коррупциягә кашы тору өлкәсендә муниципаль норматив хокукый базаның торышы, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.

Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре буенча Әгерҗе муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Р.А.Закирова һәм муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору эшләре буенча ярдәмчесе Л.С.Иманова белән фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International