2017 елның 15 маеннан 19ына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1 нче, 2 нче һәм 3 нче суд участоклары эшчәнлеге оештырылышы өйрәнелде.
Эш барышында суд участокларының 2016 елдагы эшчәнлекләренең төп күрсәткечләренә: суд һәм архив эшен башкаруларны оештыруга, суд карарларын, беркетмәләрне һәм башка документларны үз вакытында һәм сыйфатлы рәвештә рәсмиләштерүгә аерым игътибар бирелде.
Эшчәнлек нәтиҗәлелеген алга таба үстерү максатыннан чыгып Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.