Җирле үзидарә турындагы законда яңалык

2017 елның 12 мае, җомга

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2017 елның 13 апрелендәге  711/пр номерлы боерыгы белән җирлекләр, шәһәр округлары, шәһәр эче районнары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен эшләү буенча яңа методик күрсәтмәлекләр расланды.

Методик күрсәтмәлекләр “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль берәмлекләр территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен әзерләүдә җирле үзидарә органнарына методологик ярдәм күрсәтү максатларынан чыгып эшләнгән.

Әлеге күрсәтмәлекләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Җирле үзидарә” бүлегенең “ Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру” бүлекчәсендә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International