Ведомствоара координацияләү комитеты утырышы

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 5 апрелендә  Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинетында Татарстан Республикасы  Премьер-министр урынбасары –  Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинеты Аппараты җитәкчесе  Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый  мәсьәләләр буенча Ведомствоара  координацияләү комитеты утырышы  узды. Комитет тарафыннан түбәндәге  закон проектлары хупланды:

 «Татарстан Республикасында  универсаль электрон карталарны  чыгару, бирү һәм аларга хезмәт  күрсәтү эшчәнлеген оештыруның аерым мәсьәләләре турында» Татарстан Республикасы Законын үз көчен югалткан дип тану хакында»; «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында»; «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлекләрне саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы законына үзгәреш кертү хакында»; «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрүче һәм мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнү яки әйләнә-тирә мохиттә ориентлашу сәләтен югалткан, медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»;«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы законының 17 һәм 18 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»; «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.22 һәм 23.23 статьяларына үгәрешләр кертү турында». Комитет тарафыннан шулай ук Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар составы яңа редакциядә расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International