ТР Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга чыгуы

2017 елның 31 марты, җомга

2017 елның 29 мартыннан 30ына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең торышын тикшерү өчен Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районына чыкты.

Эшче төркем әгъзалары тарафыннан расланган план-йөкләмә буенча тикшерү барышында хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлекләре өйрәнелде, шулай ук “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы үтәлеше дә өйрәнелде.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме тикшерүләре нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Балык Бистәсе  муниципаль районы башлыгы И.Г.Вәлиев катнашында, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләрен, районның авыл җирлекләре башлыкларын, прокуратура органнары вәкилләрен һәм ТР буенча ЭЭМ вәкилләрен чакырып киңәшмә уздырылды. Тикшерү эшләренә нәтиҗәләр ясалды, табылган җитешсезлекләр һәм хокук бозу очраклары буенча фикер алышынды, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International