2017 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы вакантлы вазыйфасын биләү буенча конкурс үткәрелде.
Конкурста 4 кеше катнашты.
Комиссия карары белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы вакантлы вазыйфасына конкурс җиңүчесе дип Айнетдинова Камилә Алимҗан кызы танылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнаштылар.