Норма чыгару эшчәнлеге турында коллегия утырышы

2017 елның 10 феврале, җомга

2017 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге турында” коллегия утырышы узды.

 “Башкарма хакимиятнең республика  органнарының норма чыгару эшчәнлеге  мәсьәләләре” төп доклады белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.

Чыгышта 2016 елдагы норма чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләре, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы һәм хокукый экспертиза нәтиҗәләре чагылыш тапты, әлеге юнәлештә килеп чыга торган кыенлыклар билгеләп узылды, башкарма хакимият органнарының норма чыгару эшчәнлеге өлкәсендәге төп бурычлары билгеләнде.

Норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Э.И.Слепнева үз чыгышында башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алуның аерым аспектларын яктыртты.

Коллегия утырышында шулай ук чыгыш ясадылар:

Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыкларына күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокукый идарә башлыгы А.Б.Гревцов.

Ахырдан министр Л.Ю.Глухова катнашучыларга уртак эшчәнлек өчен рәхмәтен белдерде һәм башкарма хакимиятнең аерым республика органнары хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Коллегия тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында белем бирү семинары уздырылды. Семинар барышында норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза мәсьәләләре, норматив хокукый актлар проектларын юридик –техник рәсмиләштерү, шулай ук башкарма хакимият органнары сайтларында коррупциягә каршы эчтәлектәге мәгълүматны тиешле тәртиптә урнаштыруга күзәтчелек итү мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International