Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе турында

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе
2017 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2017 елга бурычлар турында” темасына коллегиясе утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашты.
 
Татарстан Республикасы юстиция министры Глухова Лариса Юрьевна ясаган докладта  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар  һәм 2017 елга бурычлар  чагылыш тапты. 
 
Коллегиядә Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Гафаров Роман Фәһим улы,  Татарстан Республикасы Биектау суд районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Зәйниева Әдилә Хәким кызы,  Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Даутов Сәлим Фәһим улы (видеоконференцэлемтә режимында) чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин йомгаклау чыгышында Министрлыкның 2016 елдагы эшчәнлегенә бәя биреп: “Быел республикабыз Татарстанның тотрыклы һәм ныклы үсешенә юл ачкан  Конституциянең 25 еллыгын билгеләп узачак.  Әмма кешеләрнең үзләренең Конституциядә язылган хокукларын һәм  бурычларын белмәүләре, тормышның бар якларына да кагылышлы булган дистәләгән һәм йөзләгән законнар һәм башка хокукый актлар турында бик аз белүләре турында билгеләп узарга кирәк. Шуңа да хокукый белем бирүне оештыру, халыкның юридик белемлелек дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе беренче урынга чыга. Законнарны ихтирам итү, аларны белү соңгы чиктә гражданнарның законга буйсынучанлыкларын арттырачак һәм республиканың хокукый системасын ныгытачак”, - дип белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе алга куелган бурычларны башкарып чыгулары өчен министрлык хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде һәм аларга бүләкләр тапшырды:
Татарстан Республикасы юстиция министры Глухова Лариса Юревьна Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтенә лаек булды;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Казанцева Наталья Юревьна  “Татарстан Республикасының атказанган юристы” исеменә лаек булды;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлеге башлыгы Гарипов Рәүф Урал улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы Старостина Жанна Викторовна Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Министр Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Профессиясендә иң яхшысы” һәм “Суд процессында катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрүне иң яхшы оештыру” конкурслары җиңүчеләрен бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International