Хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең районнарга чыгуы

2016 елның 2 декабре, җомга

2016 елның 29 ноябреннән 1 декабрьгә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме эшләрнең оештырылышын тикшерү өчен Татарстан Республикасының Тукай һәм Чирмешән муниципаль районнарына чыктылар.

Районнарга чыгар алдыннан министрлыкта оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендәге киңәшмә узды. Ул хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне өйрәнү өлкәсендә аерым игътибар таләп итә торган бурычларны һәм мәсьәләләрне билгеләде.

Тикшерүләр барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар әгъзалары кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан, расланган план-йөкләмә нигезендә, субъектларның хокук бозуларны профилактикалау һәм аның аерым юнәлешләре буенча эшне оештыру, шул исәптән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү” дәүләт программасы үтәлеше дә өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чирмешән муниципаль районында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары М.Т.Батыршина катнашында, Тукай муниципаль районында ЭЭМның полициянең уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләре эшен оештыру буенча Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы, полковник Л.Ю.Осипова  җитәкчелегендә Тукай муниөипаль районы башлыгы урынбасары Р.И.Закиров катнашында, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләрен, районның авыл җирлекләре һәм прокуратура органнары башлыкларын чакырып киңәшмәләр узды, алар барышында хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төреме эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, табылган хокук бозу очраклары һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International