Белем күтәрү курслары ачылды

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

2016 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылышында катнашты.

Белем күтәрү курслары “Россия дәүләт провосудие университеты” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалында ачылды.

Дәресләрне фәнни дәрәҗәләргә ия булган укытучылар, шулай ук зур эш стажына ия булган һәм хәзерге вакытта эшчәнлек алып бара торган судьялар алып барачак.

Аттестацияне уңышлы узу нәтиҗәләре буенча кыска вакытлы белем күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклыклар биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International