Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

2016 елның 12 октябрендә Чаллы шәһәре җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды.

Әлеге өйрәнүләр Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте катнашында һәм җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашында узды.

Өйрәнүләрне уздыру эшендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары А.В.Михайлов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв һәм Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суды рәисе урынбасары А.Н.Идрисов катнаштылар.

Мондый өйрәнүләр инде традициягә кереп китте һәм реаль ситуациядә барлык хезмәтләрнең дә эзлекле һәм тиз эш итүләренә үзенә күрә бер “көзге” ролен үтиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International