Фәнни-гамәли конференция

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 3-5 октябрь көннәрендә “ТИСБИ” Идарә университетының 25 еллыгына багышланган “Замана шартларында кеше һәм гражданин хокукларын яклауның хокукый инструментлары” фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “ТИСБИ” Идарә университеты тарафыннан оештырылды.

Конференция фәнни берләшмәләр, хокукый эшчәнлекнең гамәли һәм белем бирү өлкәләрендәге профессиональ юристлардан 100дән артык вәкилне берләштерде.  Чарага Мәскәү, Уфа, Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола һәм Россиянең башка шәһәрләреннән дә катнашучылар килде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре конференциянең 2016 елның 3 октябрендә көннең беренче яртысында узган биш секциясе эшендә катнаштылар:

Кеше хокукларын яклауның конституциячел һәм гомумтеоретик нигезләре.

Кеше хокукларын халыкара -хокукый мөнәсәбәтләр өлкәсендә яклау. 

Кеше һәм гражданин хокукларын яклауның гражданлык-хокукый һәм социаль механизмнары.

Яклануга хокукны дәүләт мәҗбүр итүе чараларын куллану шартларында тәэмин итү.

Кеше һәм гражданинның мөлкәти хокукларын яклау турында Россия законнары үсеше тенденциясе.

Конференциянең беренче секциясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина “Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәмнең дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган системаларын формалаштыру” темасына доклад белән чыгыш ясады.

2016 елның 3 октябрендә көннең икенче яртысында узган пленар утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова ачты һәм замана шартларында гражданнарның инде үз хокукларын белүләрен, хәзер инде аларны дөрес һәм нәтиҗәле итеп гамәлгә ашырырга кирәклеген, ә моның өчен тиешле дәрәҗәдәге яклау механизмы булырга тиешлеген ассызыклады.  

Пленар утырышта республиканың һәм Россия Федерациясенең башка субъектларының дәүләт хакимияте вәкилләренең, судьялык, адвокатлык һәм фәнни берләшмәләр вәкилләренең сәламләү сүзләре һәм чыгышлары яңгырады.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “Гражданнарның түләүсез юридик ярдәм алуга конституциячел хокуклары” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Модераторлар конференция секцияләре эшенә нәтиҗәләр ясадылар һәм аның дискуссия характерында булуын һәм фәнни берләшмәләр һәм дәүләт хакимияте вәкилләренең уртак формалаштырылган тәкъдимнәренең гамәли әһәмиятен ассызыкладылар.

Конференциянең икенче көнендә (4 октябрь) юридик белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгечләре катнашында мастер-класслар узды.

Конференциянең өченче көне (5 октябрь) үз эченә экскурсия һәм мәдәни программаларны алган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International