Өлкәннәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге вәкилләре, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча милли банкы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре БК Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты” КИК вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

Чара Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин ур., 57 йорт,1к.) узды.

Юридик ярдәм сорап бирегә 100 кеше мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәгеләрне борчыган мәсьәләләр нигездә торак һәм мираска кагылышлы законнарга, шулай ук җир, салым, һәм пенсия законнарына кертелә торган үзгәрешләргә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International