Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә

2016 елның 29 июле, җомга

2016 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары  М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнары вәкилләре белән Татарстан Республикасының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләренең үтәлеше мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимындагы чираттагы киңәшмәне уздырды.

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Г.И.Касыймова республиканың административ комиссияләре һәм 2016 елның 1 яртыеллыгында административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтләренә ия булган урындагы затларның  эшчәнлегенә хисап белешмәләрен анализлау нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

Киңәшмә азагында “Административ җаваплылыкка тарту практикасы” темасына белем бирү семинары уздырылды, аның барышында административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү һәм аларны Татарстан Республикасының административ комиссияләре каравы буенча тәкъдимнәр әйтелде һәм законнар аңлатылды.

Семинарда Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы, административ эшләр буенча суд коллегиясе әгъзасы И.М.Мәүлетдинов катнашты һәм РФ КоАП 20.25 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту практикасы һәм административ комиссия карарларын суд тәртибендә кабат карау турында чыгыш ясады, семинарда шулай ук Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Д.А.Секретов һәм  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе вәкиле  А.Р.Мөстәкыймова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International