Кеше, закон һәм җәмгыять. Бу хакта журналның чираттагы Редсовет утырышында сүз барды
2007 елның 24 июле, сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Конституция суды бинасында “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналы Редакция советының күчмә утырышы булды, анда республиканың хөкүмәт структуралары һәм хокук тәртибен саклау органнарының күп кенә җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ачып җибәреп, журнал Редсоветы рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Корманов быелның 6 аенда эшләнелгән эшнең кайбер нәтиҗәләрен чыгарды, хокук тәртибен саклау органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләде һәм республикада яңа иҗтимагый оешма – Татарстан юристлары ассоциациясе төзелү турында хәбәр итте.
Аннары Россия Федерациясе субъектларының конституция (устав) судлары рәисләренең Консультатив Советы утырышы йомгаклары турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Виктор Демидов чыгыш ясады.
-РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин катнашкан мондый эре чараны Казанда үткәрү, берсүзсез, игътибарга лаек вакыйга, -диде ул. - Санкт-Петербург, Екатеринбург, Калининград кебек дәгъва иткән шәһәрләр арасында өстенлекне безгә бирделәр. Шуңа күрә без бу форумны югары профессиональ дәрәҗәдә үткәрергә тырыштык.
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән очрашу вакытында Валерий Дмитриевич Зорькин болай дип билгеләп үтте: “ТР Конституция суды – Федерация субъектының иң көчле суды һәм бүгенге көндә зур хокукый урын яулады. Бу Татарстанда хакимият хокукый дәүләт юлыннан бара дигәнне аңлата...”
Дүрт елга беренче тапкыр җыелган Консультатив Совет утырышын мин ачтым һәм “ТР Конституция суды практикасында кеше хокукларын яклауның европа стандартларын куллану” темасына төп доклад белән чыгыш ясадым. Минемчә, бүгенге утырышның темасы очраклы сайланмады, чөнки кеше һәм граждан хокукларының европа стандартларын куллану конституциячел юстиция органнары эшендә төп юнәлеш һәм бөтен россия суд эшчәнлеген камилләштерү шартларының берсе булып тора.