Вакантлы вазыйфага конкурс турында белдерү

2015 елның 3 июле, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт гражданнар хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә: 


№№
Вазыйфаның исеме
Структур бүлекчә исеме
Квалификацион таләпләр
Вазыйфалар саны
11
Әйдәп баручы белгеч
Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.
1
Документларны 2015 елның 3 июленнән 23 июленә кадәр конкурс комиссиясе секретаре түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.306. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 10 августына каралган (якынча).
Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы”нда урнаштырылган
http://gossluzhba.gov.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International