12 нче эшче төркем утырышы турында

2015 елның 29 мае, җомга

2015 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары, эшче төркем җитәкчесе урынбасары Р.И.Заһидуллин уздырды.
Утырышта дәүләти һәм федераль программаларның 2015 елның биш ае эчендә гамәлгә ашырылу нәтиҗәләре, шулай ук, 2016-2017 елларда федераль бюджеттан акча бүленү өчен заявкалар тапшыру барышы буенча фикер алышынды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча кайбер мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары каралды.
12нче эшче төркемнең чираттагы утырышы 2015 елның июнь аена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International