Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасым юстиция министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс игълан итә:
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге начальнигы урынбасары
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт гражданлык хезмәтенең өлкән яки кече төркемнәрендә бер елдан да ким булмаган эш стажы яки тиешле белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.
Документлар 20 апрельдән 10 майга кадәр Казан шәһәре, 55нче йорт адресы буенча 306 нчы кабинетта кабул ителә. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көн 9.00дән 16.45кә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төшке аш вакыты 13.00дән 13.45кә кадәр.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны 293-11-65 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International