Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы буенча 4 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире – 2нче разрядлы өлкән белгеч;
Квалификацион таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем.
Документлар 15 апрельдән 5 майга кадәр Казан шәһәре, 55нче йорт адресы буенча 306 нчы кабинетта кабул ителә. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көн 9.00дән 16.45кә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төшке аш вакыты 13.00дән 13.45кә кадәр.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны 293-11-65 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International