Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының быелгы беренче утырышында катнашты, утырыш Татарстан Республикасы Югары суды Президиумы залында Татарстан Республикасы Югары суды Рәисенең беренче урынбасары Р.Ә.Шәрифуллин рәислегендә узды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Н.Н.Новиков, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җ.М.Салихов, республика районар (шәһәрләр) судлары рәисләре дә катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасы Судьялар советы карарларын үтәү турында;
2014 елда Татарстан Республикасы Судьялар советы эше йомгаклары турындагы мәгълүматны Россия Федерациясе Судьялар советына җибәрү өчен әзерләү турында;
2015 елга Татарстан Республикасы Судьялар советы эше планын кабул итү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International