Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс игълан ителде

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкур игълан итә:

Татарстан Республикасы Казан ш. Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Әгерҗе суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре

Квалификация таләпләре: “юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем

2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Минзәлә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килүче урта профессиональ белем

Документлар 2014 елның 21 октябреннән алып 16 ноябренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 306 нчы бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International