ТР Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2014 елның 29 августы, җомга

28 августта Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырылды.

Иҗтимагый совет рәисе Ә.Г.Гатауллин иҗтимагый советлар эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган республика чараларында катнашу һәм аларның иҗтимагый контроль функцияләрен башкарулары турында сөйләде.

Утырышта шулай ук 2014 елда коррупциягә карата Социаль-икътисадый мониторинг буенча дәүләт комитеты уздырган Татарстан Республикасы халкы фикерен мониторинлау нәтиҗәләре каралды. Әлеге мәсьәлә кысаларында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мониторинглауны үздыру методикасын камилләштерү процессында Иҗтимагый советның катнашуы турында Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин тарафыннан тәкъдим кертелде.

Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан “Министрлык (ведомство) каршындагы Иҗтимагый совет турындагы типовой нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты каралды һәм хупланды.

Иҗтимагый совет әгъзаларының Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уздырылган коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруны тикшерүдә катнашу буенча беренче тәҗрибәсе белән Иҗтимагый совет әгъзалары Н.М.Прусс һәм С.Н.Дружков таныштырды. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып, шулай ук Иҗтимагый советның Татарстан Республикасы хакимият органы каршындагы иҗтимагый советларның берсе белән уртак утырыш уздыру турындагы инициативасын игътибарга алып, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет белән шундый чара уздыру турында тәкъдим кертелде.

Иҗтимагый совет эшчәнлеген медиа-пространствода яктыртуның заманча алымнары турында И.И.Гыйрфанов сөйләде.

Азакта Татарстан Республикасында 2014 – 2016 еллар чорына социаль хезмәтләр күрсәтүче дәүләт (муниципаль) учреждениеләре эше сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасын булдыру чаралары планы каралды, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.04.2014 № 709-р күрсәтмәсе белән расланган иде.

Иҗтимагый совет утырышы беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы рәсми сайтының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International