Кадрлар резервына кертүгә конкурс йомгаклары

2014 елның 22 июле, сишәмбе

2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс уздырылды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачы җыйды һәм конкурста җиңүче дип танылды:

Евченко Инна Геннадьевна, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе.

Комиссия эшендә, бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының Конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин, дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International