Биектау муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

2014 елның 22 апрелендә гражданнарны кабул итүнең расланган гарфигы нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Ибәтов Биектау муниципаль районында гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында торак шартларын яхшырту, җиргә хокукны раслаучы дәүләт актының гамәлдә булуы, район кулланучылар җәмгыятенеке булган торак йортны милеккә күчерү, тышкы рекламаны урнаштырган өчен административ җаваплылык билгеләү, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны читтән торып укыту, ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмалардагы балаларны граждан гаиләсенә бирү, гаилә балалар бакчасы булдыру, шулай ук сырхауханә кәгазе өчен түләү һәм дәүләт сере өчен өстәмә түләүләр мәсьәләләре буенча 9 граждан мөрәҗәгать итте. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре буенча законнар нигезендә тиешле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International