Җирле үзидарә органнары өчен семинар-киңәшмә

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

2014 елның 22 апрелендә “Казан” ММҮдә Казан тирәсендәге муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында зона семинар-киңәшмәсе уздырылды.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр, нормалар иҗат итүдәге проблемалар һәм муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру, җирле үзидарә органнарына консультацион һәм методик ярдәм хакында сөйләделәр. Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен муниципаль норматив хокукый актлар, дөрес һәм тулы белешмәләр җибәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International