Балалары ДРКБда дәваланган гаиләләр түләүсез юридик ярдәм алдылар

2024 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Юстиция министрлыгы Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан “Гаилә бергә” хәйрия фондының Гаилә йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырды. Хокукый ярдәм балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча күрсәтелде.

Гаиләләргә квалификацияле юридик ярдәмне Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы, Татарстан нотариаль палатасы, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре күрсәтте. Чараны ТР Юстиция министрлыгы оештыра.

“Кабул итүгә 30дан артык кеше килде. Мондый чараларның үзенчәлеге шунда ки, консультациягә төрле органнар җәлеп ителә – бу республика министрлыклары, федераль органнар, прокуратура, пенсия фонды, адвокат нотариуслар. Бу конкрет мөрәҗәгатьләр буенча карар кабул итүнең нәтиҗәлелеген арттыра”, - дип хәбәр итә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов.

Хастаханәдә озак һәм катлаулы дәвалану үткән балаларның ата-аналарыннан еш кына социаль һәм пенсия тәэмин ителеше, торак, гаилә, җир законнары мәсьәләләре буенча сораулар килә.

“Бу безнең кебек ярдәмгә мохтаҗлар өчен бик зур ярдәм, барлык проблемалар хәл ителә. Миңа бушлай адвокатлар табарга булыштылар. Мин бу чарада беренче тапкыр булдым һәм хәл ителмәгән күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәрләр дип көтмәдем дә”, - ди Роза Ефарова.

“ТР Сәламәтлек саклау, Юстиция, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге һәм башкалар белгечләре күрсәткән ярдәм бәяләп бетергесез. Хәзерге вакытта без гаилә йортында яшибез һәм больницада бала белән дәваланабыз. Дөнья үзгәрә, яңа законнар, инвалид балалар өчен ташламалар барлыкка килә һәм аларны өйрәнү, төрле юнәлешләр буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итү һәрвакытта да мөмкин түгел. Белгечләр белән күзгә-күз киңәшләшү бик мөһим, болай безнең барлык мәсьәләләр дә нәтиҗәле һәм тиз хәл ителә. Мондый кирәкле чараларны оештыручыларга һәм ТР Юстиция министрлыгына күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә”, - диде Лиананың әнисе Алия Вафина.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларга уртак эш өчен рәхмәт белдерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International